«Кешеләр, тәҗрибәләр һәм күзәтүләрдән чыгып,үз алдына сорау куялар һәм аларга тәҗрибәләр аша хакыйкый җаваплар табып акыл сәләтләрен арттыралар..»
К.Е.Тимирязев.
Хәзерге вакытта яшь буынга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсе мәгариф системасының төп бурычы.Педагогик эшчәнлектә төрле тәҗрибәләр ясау мөһим урынны биләп тора. Бөтенебезгә дә билгеле булганча 5 яшьлек балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез. Бала мөстәкыйль рәвештә генә бөтен сорауларга да җавап табып бетерә алмый,моңа без педагоглар ярдәмгә киләбез.Без бу сорауларга җавапны эш-тәҗрибәләр аша дәлилләп бирергә тиеш булабыз.
!
Актуальлелек:
Сабый –ул әйләнә-тирә мохитне тикшерүче . Балага дөнья төрле тәҗрибәләр, хис-кичерешләр ,төрле эш гамәлләр аша ачыла .
«Бала күбрәк ишеткән,күргән ,хис-кичерешләрне кичергән саен,ул күбрәк белә башлый «,дип язган псиолог Лев Семенович Выгодский.
Иң актуаль проблемаларның берсе педагогика мәнфәгатьләрен үстерү, танып-белүче булып сабый тора. Нәкъ менә кечкенә балаларның эшчәнлегендә төрле нәтиҗәләр ясау төп рольне әйдәп баручы булып тора.
Тәҗрибәләр үткәрүнең максаты һәм бурычлары.
Максат:
- балаларның табигатькә карата кызыксынуларын үстерү;
- эксперемент-тәҗрибәләрдән чыгып балалар үзләре мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясый белүләренә ирешү теләге булдыру.
Бурычлар:
- табигатьне танып белү теләге тәрбияләү;
- балаларның күзаллауларын,уйлау сәләтләрен ,игътибарлыкларын үстерү;
- сөйләм телләрен арттыру;
- эксперемент-тәҗрибәләргә карта кызыксыну хисе тәрбияләү;
- эксперемент-тәҗрибәләрдә мөстәкыйль катнашу теләге булдыру.
«Тәрбиячеләр бала алдына дөрес итеп проблемалы сорау куя белергә тиешләр.Һәрвакытта да балага нәрсәне дә булса әйтеп бетермәскә кирәк.Шулай булганда гына бала бу сорауга кат-кат кабаттан әйләнеп кайтачак”
В.А.Сухомлинский
Тәҗрибәләр эшчәнлеге.
Әти-әниләр
Педагоглар
Балалар
Мин нәрсә ишеттем –шуны оныттым. Мин нәрсә күрдем –шуны хәтерлим .
Мин нәрсә эшләдем – шуны аңладым.
Бала туганнан үскәнче үз-үзенә ачыш ясаучы, үзен чолгап алган тирәлектә тикшерүче булып тора.
Аның өчен һәрбер әйбер дә яңалык: кояш, яңгыр, курку, шатлык һ.б.Ул үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли башлый.Әгәр бала үз күзе белән күреп,үз колагы белән ишетеп,үз кулы белән эшләп карый икән,шул вакытта үзен борчыган сорауга җавап табар һәм хәтерендә яхшы саклар.
«Балалар белән тәҗрибәләр ясау башка төр эшчәнлекләргә тыгыз бәйләнгән»
сөйләм телен үстерү
күзәтү
рәсем эшчәнлеге
Балалар эшчәнлеге
физик тәрбия
хезмәт эшчәнлеге
математик күзаллау
сәнгать эшчәнлеге
Тәҗрибәләр үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен булдырмау.
Матдәләрне авызга кабып тәмен татып карамаска!
Тәҗрибәләрне өлкәннәр дән башка ясамаска!
Тәҗрибәләр үткәргәндә игътибарлы
булырга!
Тәҗрибәләр барышында ясау урыннарына бик якын килмәскә!
Балалар бакчасында тәҗрибәләр.
Һава белән тәҗрибәләр ясыйбыз.
Кеше эчендә һава
барлыгын исбатлау.
Һава белән тәҗрибәләр
ясыйбыз.
Әйләнә-тирәдәге һаваның
барлыгын ачыклау.
Суның тыгызлыгын карыйбыз .
Салават күперенең төсләрен табу.
У р а ! Б е з ф о к у с н и к л а р !
Яңгырның каян
барлыкка
килүен күзәтү.
Көтелгән нәтиҗәләр :
Балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта;. Балаларның уеннарда ,шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә; Проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; Ата – аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, табигать почмаклары төрле атрибутлар белән баетыла; Ата-аналарның балаларының бакчадагы эшчәнлеге белән кызыксынуы арта .
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!